31 октябрь 2013 яңалыклары
-
Тренерлар үрнәк күрсәтә
"Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 490нан артык укучы шөгыльләнә, алар белән 11 тренер-укытучы эшли. 31 төркемдә (Чирмешәндә һәм районның җиде авылында) укыту-күнегү дәресләре спортның алты төре - баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы, милли көрәш, футбол буенча үткәрелә. Спорт мәктәбе тренерлары яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен булдыру теләге формалаштыру, шәхесне һәръяклы тигез үстерү,...
-
Мәйданчык яңара
Чирмешән лицее янындагы спорт мәйданчыгының асты өскә килде. Биредә 23х43 метрлы мини-футбол мәйданы ясыйлар. Монда дистәләгән КамАЗ ком кайтарып җәйделәр, аның өстенә 200 тонна вак таш салып катоклаячаклар. Шуннан соң ясалма япма җәеләчәк, махсус койма куелачак, яктырткычлар да урнаштырылачак. Аннары бу урында волейбол, футбол һәм зур теннис та уйнарга мөмкин...
-
Каналлар күбәя
Хәзер без санлы эфир телевидениесе аша гадәти антенналар белән дә ун канал тапшыруларын карый алабыз. Бушлай. Инде илле ел тарихлы Лениногорск радио-телевидение үзәгендә бу уңайдан зур чара үткәрделәр. "Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга радио-телевидение тапшыруларын үстерү" максатчан федераль программа кысаларында, Татарстан Республикасында санлы эфир телевидениесе тапшыруларын оештыруның икенче этабы тәмамлана. Лениногорскидагы...