11 октябрь 2013 яңалыклары
-
Яңалыклар
Сентябрь аенда район ЗАГС бүлеге 20 сабыйга туу турында таныклык тапшырган, ә ел башыннан районыбызда 174 бала туган. 2012 елның бу чорында туучылар саны 19га кимрәк булган. Кызыл Яр поселогында ике су башнясы бастырдылар. Шунда ук яңа скважина да борауланды. Су 85 метр тирәнлектән чыга. Суүткәргечләрне якын араларда яңа башняларга...
-
Сингапурча укытырга өйрәнәләр
Район укытучылары октябрь дәвамында белем бирүнең яңа - "сингапур методикасы" белән танышачаклар. Укуларның барышын Сингапурдан Чирмешәнгә килгән мистер Анг Бенг Хо Нельсон күзәткән. Тәүге мастер-класслар Чирмешән лицеенда оештырылды. Ике көн дәвамында лицей укытучылары яңа методиканы үзләштерделәр. - Август аенда методистлар: Диләрә Мәгъсумова, Наталья Малешина һәм Саҗидә Мәгыйзова Казанда квалификацияләрен күтәрү...
-
Ачык конкурс үткәрү турында белдерү
Татарстан Республикасы Чирмешан муниципаль район Советы Советнын юридик бүлеге начальнигы вакантлы урынына ачык конкурс игълан итә. Конкурс 2013 елның 31 октябрендә 9 сәгатьтә булачак, кандидатлардан документлар 2013 елның 11 октябреннән 30 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Совет урамы, 32, 14нче кабинет, тел. 2-58-14...
-
Армиягә бармасаң - эшкә алмыйлар
Быелгы көзге чакырылыш вакытында районнан 50гә якын егет армия сафларына озатылырга тиеш. Көзге чакыру ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта яңалыклар да бар. Үзгәрешләр турында ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. Нигездә, быелгы үзенчәлекләр хезмәт срогын кичектерүләр (отсрочкалар) белән бәйле. Әйтик,...
-
Таныклыгы юк, машина йөртә
Шушы көннәрдә Күтәмә борылышында тагын юл һәлакәте булды: "Мицубиси" автомашинасын йөртүче "КамАЗ"га юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Һәлакәтне китереп чыгаручы Казан кешесе, чит ил машинасы иясе, күп төрле җәрәхәтләр белән район үзәк больницасына китерелә. Ни кызганыч, һәлакәтләр безнең юлларда еш күренеш. Аннан шунысы гаҗәпләндерә, 30 яшьлек әлеге машина йөртүче...
-
15 октябрьдә – Корбан гаете
15нче октябрь көнне район мәчетләрендә Корбан гаете намазы укылачак. Бәйрәм вәгазьләре иртәнге 7 сәгатьтә башлана, намаз 8 сәгатьтән дә соңга калырга тиеш түгел. Чирмешән мәчетендә шул ук көнне кичке сәгать алтыда Корбан ашы да узачак.
-
Үссен дидек нарат, каеннар
"Бөтенроссия агач утырту көне"ндә районда 3500 төп үсенте утыртылды. "Чирмешәнурман" учреждениесе узган шимбә көнне район үзәгенә бер "КамАЗ" - 2500ләп төп миләш, чыршы, нарат, каен, тирәк агачлары төяп килгән. Үсентеләрне башка авыл җирлекләре вәкилләре питомниктан үзләре килеп алган. - Район үзәгендәге мәктәпләр, балалалар бакчалары үз ишегалларына агачларны күп утыртты. Әлеге...