Чирмешәндә каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерларга шифер, агач, зур-зур савытлар, тирес тә тутыралар.
Болай ярамау турында кат-кат кисәтүләргә исләре дә китмәүчеләр Бакча урамының көнбатышында, Элемтәчеләр һәм Төньяк урамнарында шактый. Берничә контейнер янында зур габаритлы төзелеш калдыклары кайчак тау-тау өелеп ята. Коммуналь хезмәтнең махсус машиналары аларны ташып өлгерә алмый.
-...