Җиңелүләр дә җиңүгә ымсындыра
Район спортчыларының ярышларында яулаган кубоклары, медальләре зур залга да сыймый. Шунлыктан, Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда ачылган күргәзмәдә спортчыларның аеруча кадерле бүләкләре генә урын алган.
1983нче елда, моннан утыз ел элек, Яңа Элмәле мәктәбе укучыларының баскетбол командасы күршеләре - лашманлыларга 98:2 исәбе белән оттыра. Әлеге вакыйга яшь укытучы Вячеслав Мельниковның...