Кукмарада үткән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашкан, әле аннан соң да анда кабат барган район делегациясе - җитәкчеләр бу төбәктә гаҗәпләндергән - күргәннәрен исләре китеп сөйлиләр.
Анда хәтта терлекчелек фермалары тирәсе дә ялт итеп тора, бөтен җирдә чәчәк үсә, клумбалар ясалган икән. Кәсепчелек, һөнәрчелек нык үскән: кемдер суган, бәрәңге үстерә, икенчеләр киез...