Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны тупас бозган өчен, Күтәмә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә штраф салынды.
Район прокуратурасы тикшергәннән соң, түбәндәге фактлар ачыкланды: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срогы 3 айга сузылган, кабул итү урыны, көне һәм сәгате турында мәгълүмат булмаган, телдән мөрәҗәгать итүләр буенча карточкалар ачылмаган, язма...