8нче июнь көнне, районыбызның татар авылларында Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмебезне үткәрешергә урындагы хакимияткә игелекле иганәчеләребез нык булышкан. Уеннарда катнашучыларга, көрәшчеләргә саллы бүләкләр алар исеменнән дә шактый әзерләнгән иде.
Лашман Сабан туенда баш батыр Рифат Талиповка төсле зур телевизор һәм тәкә биргәннәр. Әле мәктәп укучысы гына булган яшь көрәшчегә бу...