11 июнь 2013 яңалыклары
-
Татарча да яздылар
Район үзәгенә төньяктан, Казан ягыннан керү юлында аншлаг яңартылды. Дөресрәге, "Черемшан" сүзе янәшәсендә диярлек, юл аша, "Чирмешән", дип авыл атамасын татарча да яздылар. Аншлаг тирәсе дә ямьләнде, бизәлде. Аншлагны үзгәртеп һәм яңадан, зәвыклы итеп эшләгән "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенә район җитәкчелеге рәхмәт белдерде.
-
Сулыклар бар, коенырга урын юк
Быел республика сулыкларында 17 кеше батып үлгән, шуның берсе - бала. мондый бәхетсез очрак язын безнең районда да булды Казанка авылында март аенда балыкчы батып үлгән иде. Үткән елның шул чорында 30 кеше баткан. Бәхеткә, былтыр районда батып үлүчеләр юк иде. 1 июньнән 31 августка кадәр республика сулыкларында куркынычсызлык айлыгы...
-
Иң югары баллар Лилит Ермолаевада
11нче класс укучылары 13 июньдә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Кайбер фәннәрдән беренчел нәтиҗәләр билгеле дә. Нигезле сәбәп белән имтихан тапшырырга килә алмаучы һәм рус теле яки математикадан тиешле балл җыймаучы чыгарылыш класс укучылары резерв көннәрдә (15,17,18,19 июньдә) сынау тотачак. - Бәхеткә, бездә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында, тәртип бозулар булмады,...