26 май иртәсендә Урманасты Үтәмеш авылында Заһретдиновларның иске, әлегә яшәп торган йортлары, абзарлары, сыерлары, бозаулары, хәтта документлары да янып беткән. Күп балалы гаилә өсләренә кигән киемнәреннән генә калган дисәң дә була.
Хуҗабикә иртән эшкә барырга торгач абзар янганын күреп ала, ул арада ялкын өйгә үк күчә. Бәхеткә, үзләре зыян күрми....