Чәчү төгәлләнде
"Лашман агрофирмасы"нда 2 мең 650 гектарга якын мәйданда язгы культуралар тулысынча чәчелгән.
- Бу эштә өч агрегат катнашты,- ди хуҗалык җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов. - Орлык, ягулык, ашлама белән проблема булмады. Барысы белән дә вакытында тәэмин итеп тордык. Дөрес, әүвәл эш сүлпәнрәк барды, әмма соңгы көннәрдә чәчү темпын тизләтә алдык.
Җәмил...