Бүген игенчеләр өчен иң мөһиме - җирдәге дымны саклау. Шуңа күрә көнен дә, төнен дә тырмалау сорала.
- Бер кырыйдан сабан культуралары да чәчә башлау вакыты,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - "Кади", "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыклары бу эшкә дә оешкан...