Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 19 март 2013 яңалыклары

    • 19 март 2013 - 09:43
      24 мартта – ярминкә!
      24 мартта - ярминкә! "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәге мәйданында 24 мартта, якшәмбе көнне ярминкә булачак. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
    • 19 март 2013 - 09:34
      “Чирмешән” – ярымфиналда
      Үзебезнең бозда Саба районының "Тимерхан" командасын 3:1, ә Сабада 12:3 исәбенә отып, Чирмешәннең "Чирмешән" командасы ярымфиналга узды. Димәк, ТР хоккей буенча плей-офф ярышларында безнекеләр алга таба финалга чыгу өчен көрәшәчәк.
    • 19 март 2013 - 09:29
      “Нәүрүзбикә” Әмиргә килә
      Иртәгә Әмирдә Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Бу чара авыл клубы каршындагы мәйданда кичке сәгать биштә башланачак. Бәйрәмдә җыр һәм биюләр, тәм-том да булырга тиеш. Рәхим итегез!
    • 19 март 2013 - 09:22
      Балыктан кайтмаган
      16 мартта Казанка янында, Зур Чирмешән елгасындагы бәкедә, боз астында шушы авыл кешесе Геннадий Моисеевның мәете табылды. Күршеләре әйтүенчә, 57 яшьлек Г. Моисеев 13 мартта балыкка киткән (хатыны бу вакытта Тольяттида була), ләкин кире әйләнеп кайтмаган. Телефонга җавап бирмәгәч, хатыны күршеләргә шалтырата, ә тегеләр полициягә хәбәр итәләр. - Балыкчы һәлак...
    • 19 март 2013 - 05:51
      Гармун алыйк әле, дуслар, гармун кулларыбызга
      Район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар зона конкурсы булды. Иҗат бәйгесендә Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлки, Чирмешән районнары вәкилләре, барлыгы 40ка якын кеше, катнашты. Гармунчылар аерым да, ансамбльләр составында да чыгыш ясадылар. - Әлеге бәйгенең төп максаты - халыкның традицион музыка уен коралларын саклап калу, гореф-гадәтләрне дәвам...