Бозауларга – яңа торак
"Үтәмеш" җәмгыятенең Иске Үтәмештәге товарлыклы-сөтчелек фермасында бозаулар өчен яңа торак төзелә. Монда яшь малларны алты айга кадәр асрарлык шартлар булачак.
Бу елның җәендә хуҗалыкның бозаулар торагы янган иде. Аның хәрабәләрен сүттереп, җәмгыять җитәкчелеге шул ук урында озынлыгы - 180, киңлеге 10 метрлы ферма-янкорма ясата. Аның каркасын торбалардан җыеп, профнастил белән...