Хат ташучы. Карлы бураннарда, көзнең ямьсез яңгырлы көннәрендә, йорттан-йортка кереп, яңалыклар җиткерә ул.
Яңа Чишмә районыннан Керкәлегә килен булып төшкән Миләүшә Гатина 128 хуҗалыктан торган ике авылга хезмәт күрсәтә - керкәлегә һәм Кызыл Яр поселогына.
"Хәзер газета-журналларга элеккеге кебек күп язылмасалар да, хат, открыткалар язмасалар да, почтальонның эше аз дип...