Ноябрь аенда гына да районыбыз территориясендә зур ике юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 4 кешенең гомере өзелде.
Фаҗига белән тәмамланган шушы вакыйгалар машина йөртүче якташларыбызны уйланырга, юлларда тагын да саграк булырга этәрсен иде. Чөнки аварияләр, гадәттә, ваемсызлык, юлда йөрүнең элементар кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Әйтик, административ хокук бозулар кодексының 12.20...