Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 2 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 2 ноябрь 2012 - 06:23
      Сагынам ул чакларны
      Шулай истә калган, 7нче ноябрь көнне, иртән гаилә белән җыелышып, телевизордан парад карый идек. Башта ил җитәкчеләрен тыңлыйбыз, ир-атлар бигрәк тә Кызыл мәйданнан хәрбиләр, хәрби техника узганын көтеп ала. Каядыр, 12ләр тирәсендә, ашка барабыз. Лашман зур булганлыктан, мәҗлесләр 6-7 урында оештырыла иде. Табынны аш-суга оста булган хуҗабикәләр йортында әзерлиләр. Азык-төлекне,...
      342
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 06:20
      Колхоз ашы
      Октябрь бәйрәмен, чыннан да, көтеп ала идек. Мин үзем Тукай исемендәге хуҗалыкта 30 еллап машина йөртүче булып хезмәт куйдым. Менә шул елларда, элек 7 ноябрь тирәләрендә авылда бәйрәмнәр оештырылмыйча калганын хәтерләмим. Башта клубта концерт куялар, алдынгыларны бүләклиләр. Бер якта шунда ук буфет эшләп торды. Аннан төрле йортларда колхоз әзерләгән аш...
      300
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 06:15
      Сара әби яңа өйгә күчте
      Лашман авылында яшәүче Сара әби Гыйматдинова да яңа өйгә күчте. Аңа кирпеч йортны, "Ветераннарга - торак" программасы кысаларында, Яңа Чишмәнең "Стройсервис" җәмгыяте төзеп биргән. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, Сара әби дә торак шартларын яхшыртуга субсидия алган.
      337
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 06:05
      Мордва Афонькәсендә яңа пункт төзеләчәк
      Киләсе елда Мордва Афонькәсе авылында да блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Бу эш "Татарстан Республикасында 2012-2016нчы елларда халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы нигезендә башкарыла. Әлеге программа кысаларында шундый ФАП бинасы быел Лашманда төзелде.
      324
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 06:03
      Шашкачылар да булса икән
      Якташларыбыз Римма Баянова (Иске Кади), Самат Ризванов (Утыз Имән), Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) пенсионерлар арасында шахмат-шашка буенча Чистайда узган республика турнирының зона этабында шахматчылар арасында икенче урынга лаек булганнар. Әлеге ярышларда алты команда көч сынашкан. Безнекеләр шахмат буенча яхшы күрсәткечләргә ирешсәләр дә, шашка уйнаучы булмау сәбәпле, гомумкоманда зачетында бишенче урынга гына...
      220
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 05:53
      Уеннар календаре
      Уеннар календаре Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча татарстан республикасы кубогы чемпионатының 2012-2013 еллар сезоны уеннары календаре 2012 ел "Чирмешән" - "Динамо-МВД" (Казан) - 11 ноябрь; "Меллянефть" (Әлмәт) - "Чирмешән" - 17 ноябрь; "Олимп" (Мамадыш) - "Чирмешән" - 24 ноябрь; "СКС" (Әлмәт) - "Чирмешән" - 1 декабрь; "Чирмешән" - "Тимерхан" (Казан)...
      231
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 05:48
      Хатын-кызны ничек айнытырга?
      Белгечләр чаң кага: соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек күзгә күренеп киңрәк тарала. Моннан ун-егерме еллар элек спиртлы эчемлекләрне күбрәк сәүдә өлкәсендә эшләүче, шәһәр җирендә яшәүче урта яшьләрдәге хатын-кызлар кулланса, хәзер бу чир төрле һөнәр ияләренә һәм авылларга да үтеп керде. Шунысы куркыныч, хатын-кыз алкоголизмы көннән-көн яшәрә. Эчүгә сабышкан, алкогольле эчемлекләрне...
      249
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 04:16
      Каникуллар бушка узмас
      4-11 ноябрь көннәрендә район мәктәпләре укучылары көзге каникулларда ял итәчәк. Алты белем учреждениесендә: Чирмешән лицеенда, кадетлар мәктәп-интернатында, 2нче Чирмешән, Лашман һәм Иске Кади урта мәктәпләрендә шул чорда мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк. Аларда барлыгы 130 бала ял итәр дип көтелә. Каникуллар вакытында мәктәпләрдә түгәрәкләр, спорт секцияләре дә үз эшләрен дәвам...
      274
      0
      0
    • 2 ноябрь 2012 - 04:13
      Ярминкәләр
      4 ноябрьдә - ярминкә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә комплексы мәйданында алдагы - якшәмбе көнне ярминкә булачак. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
      0
      0
      0