Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 23 октябрь 2012 яңалыклары

    • 23 октябрь 2012 - 11:54
      Чумадан сакланыйк
      Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, карелия, Калмыкия республикаларында дуңгызларда африка чумасы чире теркәлгән. Исемлектән күренгәнчә, чума бер-берсеннән еракта урнашкан төбәкләрдә килеп чыккан. Ул дуңгыз асрау һәм аның продуктларын саклауның санитар кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле тиз тарала. Африка чумасы белән дуңгызлар һәм кабаннар гына авырый. Ә кешеләр, йорт һәм кыргый...
    • 23 октябрь 2012 - 11:43
      Яшьләргә юл бирик
      Авыл тормышыннан курыкмаучы яшьләребез аз түгел икән, әмма киләчәкләрен авыл белән бәйләсеннәр өчен, аларга тиешле яшәү шартлары тудырырга, яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Үткән атнада Чирмешәндә узган авыл яшьләре форумында да бу турыда җитди сүз барды. "Республикада авыл яшьләренә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар кабул ителде,- диде әлеге чарада катнашкан...
    • 23 октябрь 2012 - 11:39
      Чиратта тормыйча түлибез
      Бүген вакытны әрәм итмичә, чиратларда тормыйча да коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә мөмкин, хәтта өйдән чыкмыйча да түләп була. Моның өчен бары интернет челтәренә тоташтырылган компьютер кирәк. Аннан соң uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет булдырасың. Аны теркәү өчен мобиль телефон номерын күрсәтү сорала. Аннары шул телефон номерына пароль килә. Билгеле, түләүләрне...
    • 23 октябрь 2012 - 11:37
      Яңа клубта – беренче зур концерт
      Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Элмәленең яңа мәдәният йортында да зур концерт оештырганнар. "Бу безнең яңа бинада беренче зур чара булды, - ди мәдәният йорты директоры Вера Захарова. - Тамаша залында буш урыннар юк иде диярлек. Үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концертны авылдашларыбыз бик җылы кабул иттеләр".
    • 23 октябрь 2012 - 11:31
      Бәйрәм мөбарәк булсын!
      Корбан гаете - җәнәбел хакка табыну бәйрәме. Бу көндә без Раббыбызга аеруча нык якынаябыз. Мөселманнар бергәләп Корбан гаете намазын укыйлар, намаздан соң корбан чалына һәм гадел итеп бүленә, мохтаҗларга игътибар, сый-хөрмәт күрсәтелә. Аннары ата-баба, туганнарның каберләрен зыярәт кылу, фәкыйрьләргә хәер-сәдака, дус-ишләргә бүләкләр өләшү, кунакка йөрешү кебек матур гадәтләр башкарыла. Раббыбыз...
    • 23 октябрь 2012 - 11:26
      Әбиләргә йорт төзиләр
      Район үзәгендә 16 квартиралы йорт төзи башладылар. Монда торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары яшиячәк. «Минем квартира икенче катта булачак,- ди Татарстан белән Юлчы урамнары киселешендәге «Стройсервис» җәмгыяте (Яңа Чишмә) тарафыннан тө-зелүче йорттагы эш ба-рышын карарга килгән ветеран - Чирмешәндә яшәүче Анна Терентьева. -...
    • 23 октябрь 2012 - 11:24
      Президент үзе контрольдә тота
      Республикадагы "Тузган торак", "Ветераннарга - торак", "Авыл клублары", "Авыл ФАПлары" төзелеш программаларының үтәлешен ТР Президенты Р. Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Узган атна ахырында ТР Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. "Һәр көн, һәр сәгать исәптә, ел ахырына кадәр башкарасы эшләр байтак әле, эш барышына...
    • 23 октябрь 2012 - 07:29
      Малга хуҗа тиз табылды
      Узган атнада Чирмешәндә оештырылган чираттагы ярминкәдә бозаулар һәм ит иң үтемле товар булгандыр - аны сатучылар да, алучылар да күп иде. Ярминкәдә 4-5 айлык бозауларга - 18-20 мең, суярлыкларга - 30-32 мең, сарыкларга 4-6 мең сум сорадылар. Берәү 35 меңгә тана сатты. Мал асрап мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр яңа суелган итне сайлап...