Шешминкага бардык. Анда яшәүчеләр газетага язганнар дип гаеп итмәсеннәр, әмма авыл безне пычраклыгы белән таң калдырды.
Ерак төбәкләрдән йөреп кайткач, без андагы хәлләргә шаккатып, районыбыздагы чисталыкны, авылларыбызның матурлыгын мактап язарга яратабыз.
Иске агач йортлар, алабута һәм кычыткан арасындагы хуҗасыз өйләр, гомердә дә буяу күрмәгән авыш коймалар, ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар......