Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 19 июль 2012 яңалыклары

    • 19 июль 2012 - 10:22
      Рәхмәт, якташлар!
      Туган як тарихы музеенда безнең картиналардан күргәзмә оештырган өчен, музей хезмәткәрләренә, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Безнең иҗатыбыз белән танышкан, эшләребезгә ихлас бәя биргән барча якташларга да рәхмәт. Аларның фикерләре алдагы иҗатыбызга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Күргәзмәне чын мәгънәсендә бәйрәм ясап ачтык. Бу чарага район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин үзе дә килергә...
      613
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 10:17
      Чирмешән шаккатырды
      Хоккей белән шөгыльләнүче ун яшьлек улыма Чирмешәнгә өйрәнүләргә барырга туры килгәч (командасы белән), мин дә, ял алып, гомеремдә беренче тапкыр Чирмешәнгә юл тоттым һәм моңа бер минутка да үкенмәдем. Бу район үзәге турында элек тә ишеткәнем бар иде. Әмма йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип, бик дөрес әйтәләр...
      594
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 10:10
      Хәрәкәттә – бәрәкәт
      Лашман авылында да күпләп кош-корт асраучылар аз түгел. Әйтик, Фидания Нуруллина, Мәдинә Талипова, Хәдичә Лотфуллина хуҗалыкларында аларның гомуми саны 100 башка җитә. Фидания апа Нуруллинаны оста кошчы дип була. Ул инде тавык-каз белән генә чикләнмичә, күркә, мисыр тавыгы (цесарка), күркә-үрдәк гибриды да асраган кеше. Быел да якташыбыз 50 баш каз,...
      681
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 10:05
      Язылышу – яңа залда
      Узган атнада районда 8 пар кавышкан. Ай ахырына кадәр өйләнешергә теләүче тагын 5 пардан гаризалар бар. Ел башыннан 50 пар язылышкан. Хәзер яшьләр район мәдәният йортының икенче катында ачылган махсус, аерым урында, теркәү залында теркәләчәк. Монда Түбән Чегодай егете Эдуард Улеев һәм Чирмешән кызы Илүзә Җиһаншина никахларын иң беренче теркәделәр.
      670
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 10:01
      Яшьтән өйрәтик
      Мәктәптә туган телендә укымаса, баланың ул телне яхшы белүе, ул телдә дөрес итеп яза һәм укый, фикер йөртә алуы мөмкин түгел. Моны иң элек ата-аналар аңларга тиеш. Безнең Чирмешән лицеенда күп еллар дәвамында татар класслары эшли. Элегрәк беренче класска балаларны туплау проблема булса, соңгы елларда әти-әниләр балаларын татар классына теләп...
      519
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 09:52
      Чирмешәнгә...пушка “кайтты”
      Тиздән район үзәгендә Мәңгелек ут янындагы постаментка шактый зур артиллерия коралы куелырга тиеш. Билгеле, 1943 елгы Д1 гаубица-пушкасыннан беркем дә атарга җыенмый, үзенчәлекле музей экспонаты буларак, ул хәзерге һәм киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турында искә төшереп торачак. - Пушка безгә Екатеринбургтан республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм район башлыгы...
      615
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 09:47
      Булышучылар күп
      Краснодар краендагы Крымск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә безнең районнан да ярдәм итүчеләр булды. Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Туймәт, Түбән Кармалка, Иске Кади, Бәркәтә, Шешминка, Ивашкино, Күтәмә, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә азык-төлек, урын-җир һәм башка әйберләр җыеп, кабул итү пунктына тапшырдылар. Ульяновка, Иске Котыш, Чирмешән авыл җирлекләре Советлары...
      505
      0
      0
    • 19 июль 2012 - 09:30
      Җиңүчегә үгез симертәләр
      Иске Элмәле янындагы арыш участогында инде берничә көн комбайннар эшли. Атна башында ындыр табагына беренче олаулар да кайткан. - Иртәдән бирле кырда,- ди яшь комбайнчы Михаил Уламасов. - Ягулык бар, комбайн яхшы эшли. Көнгә ике тапкыр ашаталар. Бу участокта өч "Дон" бер-бер артлы теземнәрне "ашыйлар" гына. Нәкъ без килгәч яңгыр...
      470
      0
      0
    Реклама