Геройга багышлап – шахмат турниры
"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе шахмат буенча быелгы турнирны якташыбыз - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә багышлады.
Геройның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган зур бәйгенең төп чыгымнарын Габдрахмановның авылдашы - Фәгыйль Гатиятов (Кармышта туган, Түбән Камада яши һәм эшли, "Татспецнефтехимремстрой" трестында профком рәисе) күтәрде. Ул җиңүчеләргә призлар, медальләр,...