Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 25 ноябрь 2011 яңалыклары

    • 25 ноябрь 2011 - 11:57
      Ул мәхшәр мәңге онытылмас
      13 ноябрь көнне без, "Ульяновск-Түбән Кама" маршруты пассажирлары, чын мәгънәсендә үлемнән калдык. Тыныч кына баручы транспортыбыз һич көтмәгәндә авариягә очрады. Юлдан читкә төшеп әйләнеп капланган автобус эчендәге пассажирларның кайсы ярдәм сорап ялвара, ә кайсылары тырыша-тырмаша тимер капкыннан котылырга кереште. Ул мәхшәрне һичкайчан онытасыбыз юк, 20 яшьлек студент кызның шунда ук...
    • 25 ноябрь 2011 - 11:52
      Бурычыңны түлә дә, тынычлап яшә
      Бүген район суд приставлары бүлегендә райондашларыбызның төрле бурычларына кагылышлы 1480 башкарма документ бар. Суд приставларының Чирмешән районы бүлеге начальнигы Рәсим Шәрифуллин әйтүенчә, бурычлылар арасында 140 башкарма кәгазь - банкларга кредитларын кайтармаучыларныкы. Гомумән алганда, андыйларның бурычы 70 миллион сумга җиткән. Штрафларын вакытында түләргә теләмәүче 265 кешенең дә (шул исәптән 99сы -...
    • 25 ноябрь 2011 - 11:45
      Ай саен – 1 мең сум
      1нче Чирмешән урта мәктәбенең 11 класс укучысы Виктория Юрина һәм кадет мәктәп-интернатының 9 класс укучысы Эдуард Миронов бер ел буе, ай саен, берәр мең сум стипендия алачаклар. "Татфондбанк", Мәгариф һәм фән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары белән берлектә оештырылган "Авылның 100 талантлы баласы" дип аталган акциянең җиңүчеләре арасында алар...
    • 25 ноябрь 2011 - 11:37
      Әнисез – бик кыен
      Кайгы - хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Дөрестән дә шулай. Түбән Чегодай авылында яшәүче Дәүләтшиннар гаиләсенә ике ел элек зур кайгы килә - 7 яше дә тулмаган Айгөл әнисез кала, Фәнис хатынын югалта. Бүген Айгөлгә ана назын әбисе Рәсимә бирә. Фәнис белән Айсылуның гаилә тормышы бик матур...
    • 25 ноябрь 2011 - 10:57
      Радик Закиров: “Чечняга үзем теләп барам”
      "Чирмешән" муниципальара бүлеге тагын бер хезмәткәрен - Радик Закировны Чечен республикасына хәрби командировкага озатты. Радик - 2001нче елдан башлап безнең районнан Төньяк Кавказга җибәрелгән ун-бишенче хезмәткәр. 21 ноябрь көнне республикадан 4 хезмәткәр юлга кузгалды. Алар Маздок шәһәрендә 180 көн булачаклар. "Чирмешән" муниципальара бүлегендә чираттагы планерка вакытында Радик Закировны җаваплы сәфәргә...