13 ноябрь көнне без, "Ульяновск-Түбән Кама" маршруты пассажирлары, чын мәгънәсендә үлемнән калдык.
Тыныч кына баручы транспортыбыз һич көтмәгәндә авариягә очрады. Юлдан читкә төшеп әйләнеп капланган автобус эчендәге пассажирларның кайсы ярдәм сорап ялвара, ә кайсылары тырыша-тырмаша тимер капкыннан котылырга кереште. Ул мәхшәрне һичкайчан онытасыбыз юк, 20 яшьлек студент кызның шунда ук...