20 август 2013 яңалыклары
-
Җәйге концерт
Җәй - елның иң күңелле, рәхәт вакыты. Көннәр озын, җылы - туйганчы эшлә, ял ит. Укучылар һәм студентларның каникуллары. Иске Кадида яшьләр җәйне бушка уздырмыйлар: әти-әниләренә хуҗалыкта булышырга да, футбол уйнарга балык тотарга да, лагерьда ял итәргә ерак шәһәрләргә экскурсияләргә барырга, мәктәп бакчасында җәйге практиканы үтәргә дә өлгерәләр. Әле менә...
-
Гомер заяга узмаган
Ул барысына да өлгерә: ураза тота, намаз укый, эче пошканда кулына хромкасын алып, күңелен бушата. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы. Иске Кади авылында яшәүче Гашия апа Мәслахова 41 ел стажлы ветеран, инде пенсиядә. Гомере буе оптимист кеше, илле ел чамасы сәхнә тоткан, чакырсалар, әле дә театрда уйнарга, җырларга әзер артист. Моннан тыш,...
-
Республикада да танылабыз
Физкультурачылар көнен быел безнең районда аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Күкрәк кагып мактанырга нигез бар - районыбыз спортта республика күләмендә таныла башлады. Юбилей мәйданында оештырылган бәйрәмдә бер төркем спортчыларга, ветеран-спортчыларга, тренерларга, районда спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, район җитәкчесенең, шулай ук яшьләр эшләре...
-
Бушлай да кирәксенмиләр
Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон кабул ителгәннән соң, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 129 гариза кергән. Безнең районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 353 гаилә бар. Әмма бу мөмкинлектән нигездә район үзәгендә яшәүчеләр генә файдаланырга теләк белдергән. Йорт салу өчен урын алган...
-
Настя Мәскәүдә укыячак
Анастасия Афанасьева Яңа Элмәле урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган якташыбыз Мәскәү дәүләт җир төзү университетының шәһәр кадастры факультетына укырга кергән. - Настябыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы җиңүчесе дә,- ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. А. Афанасьева укуда...
-
Бүлешер нәрсәбез юк
Мин Татарстанга кырык еллар элек Әрмәнстаннан килдем. Ә Чирмешәндә 1980нче елдан бирле яшим. Шушы дәвер эчендә районда гел төзелеш эшләрендә хезмәт куярга туры килде. Колхозларда терлекчелек биналары кордык, йортлар, клублар салдык. Ул елларда мин эшләгән МСО оешмасы бик көчле иде бит. Әле дә хәтерлим, объектларда 25ләп бригада эшләде. Техника йөзләп...