20 июль 2016 яңалыклары
-
Ульяновка урамнары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
90 яшьлек Ивашкино әбисе Библияне күзлексез укый
Ивашкино авылының иң өлкән кешесе Зинаида Баландаевага 90 яшь тулды. Зирәк фикер йөртүен, җитез хәрәкәтләрен күргәч аңа һич тә бу яшьне биреп булмый. Зинаида Александровна Троица бәйрәме көнне дөньяга килгән, тик аны документ буенча июль аенда гына теркәгәннәр. Әбинең юбилеен кызы, ике улы киленнәре, 7 оныгы, 18 оныкчыгы бергә җыелып...
-
Чирмешәндә атналар буе почта таратылмый
Чирмешәндә газета-журналлар таратуда өзеклекләр еш була. Тынычлык, Курасанов һәм тагын берничә урамда инде икенче атна почта таратмыйлар икән. Ай чыгып бара, ә ут, су, газ өчен түләү квитанцияләре әле һаман юк, диләр кайберәүләр. Халык, борчылып, бу хакта редакциягә шалтырата башлады. Монда "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенең гаебе юк, газета график буенча...
-
Һава торышы үзгәрергә мөмкин
Татарстанда җилнең көчәюе һәм урыны белән яңгыр көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә бүген - 20 июльдә һава торышының бозылуы ихтимал. Көннең икенче яртысында яшен һәм көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
-
Ульяновка урамнары ялт итеп тора
Әлеге авылның Үзәк урамында йөрүе дә рәхәт - бөтен җир чип-чиста. Һәркем йорт каршындагы чүп үләннәрен чабып тора, хәтта иске йортлар тирәсе дә сүз әйтерлек түгел. Ике эл элек ачылган балалар бакчасы тирәсендәге клумбалар, чәчәкләр күзләрне камаштыра. Бар да зәвык белән урнашкан, барысына да көн саен су сибеп торалар. Матур,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Конкурстан - бүләк белән Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова тагын бер конкурстан җиңү яулап кайткан. ТР Эчке эшләр министрлыгы һәр елны оештыручы "Закон территориясе" конкурсында быел безнең районнан өч педагог-оештыручы катнашты. Лилия Шәйхетдинованы "Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьтәге хокук нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә керткән...