19 август 2013 яңалыклары
-
Бәркәтәдә таналар үлгән
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсе бер төн эчендә 30 баш танасыз калды. Әлегә белгечләр маллар ашлама калдыкларыннан агуланган дип фаразлый. Кичен көтүдән кайткан терлекләрне ферма янындагы кардага япсалар, иртән үлгән малларга тап булалар. Хәзерге вакытта әлеге уңайдан "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Аларның төп фаразы - маллар ашлама калдыкларыннан агуланган....
-
Уңган кеше эшсез тормый
"Серендеев Н. И." крестьян-фермер хуҗалыгына без яңгырдан соң бардык. Мөгаен, барысы да өйдә утырадыр, дип уйлавым дөрес булмады. Механизаторлар машина-трактор паркында үзләренең техникалары тирәсендә вак-төяк ремонт белән мәшгульләр иде. -Кичкә таба булса да сөрергә чыгарга дип торабыз,- ди 43 ел механизатор булып эшләүче Георгий Баландаев. Сүз уңаеннан, монда җирләрнең өчтән...
-
Авырлыклар онытыла ул
Ивашкино мәктәбен ремонтлауда бөтен авыл халкы катнашкан диярлек. Аны ачу тантанасына да яше-карты - йөзләгән кеше килде. Бәйрәмгә район җитәкчеләрен һәм төзүчеләрне дә чакырганнар. Тантананың төзүчеләр көненәрәк туры килүен әйт әле син! Билгеле, төп мактаулар, теләкләр аларга булды. - Халык белән уртак тел таптык, алар булышмаса өлгерми дә идек,- ди...