18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Бәхетем кайда йөри?
Язмыш бирде кирәгемне. Ниләр генә күрмәдем мин. Иң элек үз тракторы астында калып, әтиебез үлеп китте. Төшке ашны ашарга дип туктаган да, тракторын төзәтеп алмакчы булып, астына кергән. Ә трактор кузгалып китә, әтинең өстеннән таптап үтә. Бу хәсрәтне әнием Сания бик авыр кичерде. Беребездән-беребез кечкенә өч кыз идек. Әни елады...
-
Чирмешәндә район башлыгы - паспортлар, ә Кыш бабай бүләкләр тапшырды
Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ - паспорт алдылар. -Сез инде зур кешеләр. Конституция сезгә хокуклар бирсә, паспортлы булу белән бурычларыгыз да арта, - диде Фердинат Мидхәт улы. Иске Үтәмештән Минголовлар бу көнне көтеп алганнар. Бүген аларның олы кызлары...
-
“Безнең Чирмешән“ узган елдагы кадәр тираж җыйды да
Матбугатка язылу өчен әле 10 көн вакыт калса да, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы 2015 нче елдагы кадәр тираж җыеп өлгерде. Чирмешән районында иң популяр бу басмага, 2016 елның беренче яртысында алдыру өчен, 3600 заказ карточкасы тутырылган. Ул киләсе атна ахырына 4000гә җитәргә мөмкин. Газета редакциясе якын көннәрдә матбугатка яздыруны...
-
Яңа ел кайда, ничек үткәрелә?
Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас традицияләре бар. Яңа ел алар арасында иң бае исәпләнә. Ник дигәндә, аны күпме халык бәйрәм итә. Шунысы да бар: һәр илдә ул төрлечә үткәрелә. Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен. Великобританиядә...
-
Чаллыда батырларча үлгән малайның гаиләсенә ике фатир бүләк ителгән
2012 елның 5 маенда булган фаҗига әле күпләрнең хәтерендәдер. Фонтанга егелып төшкән 9 яшьлек Андрей Чурбановны коткарырга теләп, Данил Садыйков та суга сикерә. Менә шул вакытта малайларның икесен дә ток суга. Авыр хәлдә булган Андрейның гомерен саклап кала алсалар, Данилның гомере өзелә. Үлеменнән соң аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Ә...
-
Чирмешәндә нигә чыршы сатмыйлар?
Яңа ел якынлашу белән халык өйләрендә - квартираларында да нарат - чыршыларны бизәүгә кереште. Кемдер ясалма чыршыларга өстенлек бирсә, башкалар табигый агачлар сайлый. Быел Чирмешән урман хүҗалыгы Яңа ел бәйрәменә барлыгы 350 төп нарат һәм чыршы сатарга планлаштыра. - Нигездә, 20 декабрьдән соң сатабыз. Моның өчен наратларны һәм чыршыларны махсус...
-
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары дөнья чемпионатына әзерләнә
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында 182 студент белем ала, шуларның 48се - кызлар, 134се - егетләр. Укучыларның 36сы гына Чирмешәннеке. 117 егет һәм кыз район авылларыннан килеп укый. Нурлат, Аксубай, Әлмәт районнарыннан, Самара өлкәсеннән килүчеләр - 26 кеше. Дагыстан республикасыннан да өч укучы бар. -Студентларыбызның 90сы 18 чшькәчә яшүсмерләр, опекага...
-
Чирмешән инспекторлары җәяүлеләрне дә кисәтә
Агымдагы елның унбер аенда республикада җәяүлеләр катнашында барлыгы 1491 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән (былтыр 19га эзрәк булган). Нәтиҗәдә, 152 кеше һәлак булган һәм 1396 сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган шул чорда безнең районда да җәяүле катнашында бер авария булган. Кышкы - көзге чорда, көннәр кыскару һәм һава...