17 май 2017 яңалыклары
-
«Халык синоптигы” фаразы: Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә...
Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны...
-
Рамазан – сынау, пакълану ае
Бөек һәм мөбарәк булган Рамазан аена керәбез. Бу айда мең айдан да кадерле "Кадер кичәсе"бар. Ул Рамазан аеның соңгы ун көнендә үткәрелә. Ураза тоту мөселманнарга Пәйгамбәр с.г.в. һиҗрәтенең икенче елында фарыз кылынган булса да, аның тарихы Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа. Адәм галәйһиссәлам җәннәттә тыелган җимешне ашап гөнаһлы булганнан соң, бу...
-
Әмир зиратында өмә булган
Узган атнада Әмир зиратында оештырылган өмәдә дистәләгән кеше катнашкан. Күмәк көч белән бу юлы өрәңге агачлары басып киткән почмакны тәртипкә китергәннәр, агачларны төптән кискәннәр. Киләчәктә аларның төпләрен - тамырларын казып алмакчылар. Чирмешәннең мөселман зираты Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган өмәдән соң нык чистарып калган. Билгеләнгән көнне бирегә үзләренең якыннары җирләнгән...
-
Чирмешән районында комиссия утырышында эчкече әти - әниләрне тикшерделәр
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган әти-әниләрне күргәч ирексездән күңелгә шундый уйлар килә. "Балаларның тамаклары тук, өс-башлары чиста", дигән сүзләрен ишеткәч елмаясы килә. Алар баланы тәрбияләү, яхшы үрнәк күрсәтү кебек төшенчәләрне аңламый, күз алдына да китерә алмыйлар кебек. Утыз Имән авылыннан комиссия утырышына чакырылган ир...
-
Чирмешән инспекторлары чираттагы рейдка чыгачак
20 май көнне Чирмешәннең Техническая урамында "Тоннель" операциясе үткәреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көнне иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр чираттагы рейдка чыгачак. Бу район юлларында хәлне тотрыкландыруга, транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләр катнашындагы юл - транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. -15 - 17 май көннәрендә район...
-
Чирмешәнлеләр бәйрәмгә популяр артистларны көтә
Быел район, авыл Сабантуйлары гадәттәгедән бераз соңрак уздырыла. Ул Рамазан ае узгач, 1-2 июль көннәренә планлаштырылды. Шулай да санаулы көн тиз узар, аңа әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк. Ә оештыру эшләре вакытында халык фикере, тәкъдимнәре дә ярап куя. Сорашуыбыз шул хакта. Рәмилә Мингалимова (Бәркәтә авылы): - Сабан туен һәр елны...
-
Табиб: Телефонны янәшә куеп йоклау зыянлы
"Смартфон нурланышы зыянлы диләр. Чынлап, шулаймы? - дип сорый укучыбыз. Аңа Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә. - Минемчә, телефонны янәшәгә куеп йоклау зыянлы. Барлык кәрәзле телефоннар бит космостан сигнал кабул итүгә корылган. Иң яхшысы - аларны баштан ераграк тоту. Телефонны...
-
Биектауда Чирмешән артистларын ошатканнар
Биектау районында узган "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленнән безнең артистлар әллә ничаклы призлы урын яулап кайттылар. Чирмешән мишәрләре чыгышларын, безгә хас тибеп, тыпырдап биюне тамашачылар да, жюри дә нык ошаткан. Фестиваль хакында ТНВ каналының "Адымнар" тапшыруындагы сюжетта безнең район артистларын кат-кат күрсәтеп, мактап алдылар. Анысына бер сөенеп,...