16 октябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән браконьерын кабан дуңгызы аткан өчен җавапка тарталар
Законсыз аучылык - браконьерлык белән шөгыльләнүе өчен Чирмешәндә яшәүче ир-ат җинаять җаваплылыгына тартыла. -Октябрь башында 33 яшьлек Владимир Гришанин аучылык хуҗалыгы территориясендә, рөхсәте булмаган килеш, бер кабан дуңгызын ата, - ди прокурор ярдәмчесе Юрий Иванов. - Аны үзенең машинасында алып кайтып китә. Дәүләткә 45 мең сумлык матди зыян килә. Хокук...
-
Чирмешәндәге волейбол чемпионатының уен нәтиҗәләре
15 октябрь көнне физкультура-савыктыру үзәге спорт залында район башкама комитеты, "Заказчы хезмәте", Чирмешән авыл җирлеге хезмәткәрләренең "Крылья Советов" җыелма командасы район авыл хуҗалыгы белгечләрен -"Ягуар" ны 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Лицей спорт залында "Татавтодор" һәм "Татнефтедор"ның район юлчылары МЧС һәм хәрби комиссариатның җыелма командасына оттырдылар.
-
Чирмешән районында көзен янгыннар арта
Узган елның көзеннән быелның апрель аена чаклы вакыт аралыгында районда алты янгын теркәлгән. Ут дүрт корылманы яраксыз итеп, 500 мең сумлык матди зыян салган. Гомумән, көзге-язгы чорда янгыннарның кинәт артуы күзәтелә, дип искәртә белгечләр. Ут казаларының күбесе электр җиһазларыннан, я онытылып калдырылган, төзек булмаган мичләрдән, морҗалардан чыккан. Былтыргы көз, быелгы...
-
Шешминка егетләре мең баш каз үстергәннәр
Шешминкада яшәүче 25 яшьлек Иван Самойлов инде берничә ел кошчылык белән шөгыльләнә. Ул яз көне каз бәпкәләре алып, аларны үстереп сата. Узган елны яшь эшмәкәр 500 баш бер тәүлеклек каз бәпкәләре алса, быел инде аларның санын 1000гә җиткергән. Билгеле, югалтулар былтыр да, быел да булган, ләкин бу "бизнес" үзен аклаган....