16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсендә 14ле - бәхетле сан
2014 елның 14 январендә Кармыш авылында яшәүче Гүзәл һәм Илфат Гыймадиевларның бергә тормыш корып яши башлауларына 14 ел булды. Әлегә, шөкер, 14 саны аларга сөенеч кенә китерә. 1999 елның көзендә танышкан яшьләр берничә ай гына очрашып йөриләр дә, 2000нче елның башы белән гаилә коралар. Бүген инде аларның өч кызлары үсеп...
-
Чирмешән балалары Дельфинарийга бардылар
Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балалар Дельфинарийга бардылар. ТР буенча Росреестр идарәсенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Ф. Сәйфетдинова ярдәме белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә патронатта торучы 11 бала Яр Чаллы шәһәрендәге Дельфинарийга сәяхәт кылдылар. Дельфиннар чыгышын караган, "Макдональс"та сыйланганда Кар кызының Яңа ел тәбрикләүләрен күргән балаларның нинди тәэсирләр...
-
“Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни” конкурсына
Без бәхетле булсын өчен - әни кирәк Әни. Бу сүздә күпме наз, җылылык бар. Әни ул тормыш тоткасы. Тәмле ашлар пешереп, йокыдан иркәләп уятучы әни булмаса тормыш бик күңелсез булыр иде. Минем әниемнең исеме - Ралия. Ул мәктәптә эшли, татар теле, әдәбияты дәресләре укыта. Ул үз эшен һәм укучыларын бик...
-
Чирмешән журналисты республика парламентында очрашуда катнашты
ТР Дәүләт Советы рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында спорт журналистлары белән очрашты. Әлеге чарада 60ка якын журналист - район, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый очрашу беренче тапкыр оештырыла. -Татарстан Республикасы, беренче президенты вакытыннан бирле, физкультура һәм спортны...
-
Чирмешәнлеләр галилылардан өйрәнә
Самара өлкәсенең Гали авылы эшкуарлары үз көннәрен үзләре күреп, базарда үз урыннарын табып яшиләр. 700 йортлы, ике меңнән күбрәк кешеле бу авылда 220 теплица бар икән. Теплицаларында меңәрләгән тонна кыяр һәм помидор үстереп тә яхшы ук акча эшләүче галилылар 1200ләп машина да тота икән, һәр йортта диярлек берсе - йөк,...