15 июль 2014 яңалыклары
-
Дуңгызларны урамда йөртмә
Россиянең әле бу, әле теге төбәгендә дуңгызларның африка чумасы авыруын йоктыруы хакында ишетеп торабыз. Республиканың башка районнарындагы кебек безнең ветеринария белгечләре дә әлеге чирне районга кертмәү, аны булдырмау буенча профилактик чаралар башкаралар. -Бу эш Россельхознадзор идарәсенең Татарстандагы белгечләре белән берлектә, Чирмешән муниципаль район башкарма комитеты карары һәм йогышлы авыруларга каршы...
-
Лашмандагы кибет буасы чистара, тирәнәя
Лашманда, нәкъ авыл уртасындагы буада, аны күл дип тә йөртәләр, техника эшли. Буаны ләмнән арындыралар. Биредән инде берничә йөз машина ләм казып алынган һәм янәшәдәрәк иңкүлеккә ташылган да. Урыны-урыны белән ике метр ярым тирәнлектә төшкәннәр. -Кибет белән плотина арасында, гектарга якын мәйданда, Әлмәттән килгән бригада эшли,- ди Лашман авыл җирлеге...
-
Бәркәтәдән Мөнәвәрә әби тормыштан канәгать
Сугыш елларында Казанга хәрби заводка эшкә алынган Бәркәтә кызы Мөнәвәрә Кәшипова, авырлыкларга, ачлыкка чыдый алмыйча, аннан дүрт тапкыр качып кайта. Аякларына чабата кигән килеш, 300 километрга якын араны ул җәяүләп үтә. Сугыш башланган елны 17 яшен тутырган кыз тормышның ачысын-төчесен күп татый. Әмма бүген, 90 яшен тутырган көнне, ул аларны...