14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ноябрьдә ничә көн ял итәчәгебез билгеле
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора. 3 һәм 5...
-
Әмирдә клуб искерде
Быел Әмирдә фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, мәктәп тә урнашкан яңа бина - күпфункцияле үзәк ачылды. Бу мәһабәт бина - авыл бизәге. Аны төзүчеләргә, төзетүчеләргә зур рәхмәт. Безнең бер үтенечебез дә бар - авыл клубы нык искерде, замана таләпләренә җавап бирми, яңа бина кирәк. Әмир авылы халкы. Бу уңайдан муниципаль район...
-
Иске Кадида үзсалым акчасы авыл ихтыяҗларына тотылган
Иске Кади авыл җирлегендә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасына, техника яллап, чүп түгү урынын чистартканнар, тәртипкә китергәннәр. Якты Тау һәм Иске Кади авылларындагы буаларны буалаганда да үзсалым акчалары тотылган. -Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта урнаштырдык. Бу максатларга да үзсалым акчасын кулландык,...
-
Чирмешәндә җәяүлеләргә дә штраф салалар
Хәзер караңгы тиз төшкәнлектән, автоинспекторлар машина йөртүче якташларыбызны юлларда тагын да игътибарлырак йөрергә өнди. Бигрәк тә җәяүлеләр "зебра"сы тирәсендә тизлекне акрынайту зарур. Район үзәгендә андый кичүләр күбәйде быел. Монда юлга җәяүле хуҗа, аны уздырмыйсың икән, инспекторларның 1500 сум штраф салуын көт тә тор. Ә инде, киресенчә, тротуарлар булып та, машина...
-
Чирмешәнлеләрнең коммуналь хезмәтләргә 1 миллион 400 мең сум бурычы бар
Район халкының "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә 2 миллионнан да күбрәк бурычлары бар. Чирмешәнлеләрнең бурычлары бер миллион 400 меңнән дә артып киткән. -Гадәттә, бер үк кешеләр еллар буена коммуналь хезмәтләр өчен түләми, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Айрат Шакиров. - Андыйларны судка да бирәбез, тик нәтиҗәсе генә...