13 июль 2016 яңалыклары
-
Әккәрәйдә ачлык корбаннарын онытмыйлар
Әккәрәй авылыннан берничә кеше ачлык корбаннары истәлегенә 10 ел элек ачылган мемориалны ремонтлап, Хәтер көне үткәрү инициативасы белән чыкты. Обелискны ремонтлауга, җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә, койма тотуга һәм эскәмияләр куюга 350 мең сумга якын акча кирәгәчәк, - ди бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Федор Ильич Трофимов. - Авылдашларым әлеге...
-
Татарстанда 1 яшьлек бала сулы чиләккә төшеп үлгән
Спас районы Ким совхозы бистәсендәге фаҗига 10 июльдә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафынанн җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге гаиләдә 9 кеше - 8 баласы белән әни кеше яшәгән. Иң өлкән балага - 17, кечесенә 1 яшь булган. Бу көнне әни кеше дүрт баласын ияртеп...
-
Чирмешән районында 11 класс укучылары барысы да аттестатлы булды
Мәктәпләрдә "урак" тәмамланды, чыгарылыш имтиханнарының нәтиҗәләре дә билгеле. Районда 11 классны тәмамлаган бер укучы да аттестатсыз калмады. -Быел мәктәпләребезне 141 егет һәм кыз тәмамлады. Имтиханнарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады, Рособорнадзор тарафыннан да кисәтүләр булмады, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдар Миргалимов. - Гомумән алганда, үткән ел...