13 июль 2015 яңалыклары
-
Татарстанда яңгырлар дәвам итә
Алдагы көннәрдә дә Татарстанда һава торышы әллә-ни үзгәрмәячәк. Температура көндез - 16-18, төнлә 12-14 градус җылы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кояш исә бик саран елмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Чирмешәнлеләр җәйге ялларын “татарча“ уздыра
Соңгы елларда ялымны "татарча" үткәрдем, дигән гыйбарә киң таралды. Ягъни отпуск вакытында хуҗалыгымда алдан планлаган, күптән кул тимәгән зур эш башкардым, дигәнне аңлата инде ул. "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты уздырган сорашу нәтиҗәләре буенча, быел чирмешәнлеләрнең күпчелеге җәйге ялларын нәкъ шул рәвешле үткәрә дә инде. Сорашуда катнашкан респондентларның 64 проценты...
-
Лашманда ветеран укытучыларны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр
Лашман мәчетендә быел да, Ураза вакытында, ике тапкыр ифтар уздырдылар. Әүвәлге мәҗлесне мәчет үзе оештырса, икенчесен 1977нче елны мәктәпне тәмамлаган классташлар көйләде. Бүген биредә тәравих намазына, авыз ачтыру мәҗлесенә ветеран-укытучыларны аерым дәштеләр. Аллаһы Тәгаләгә мактаулар ирештереп, гыйлем бирүче мөгаллимнәрне хөрмәтләү сүзләре әйттеләр, инде мәрхүм-мәрхүмә абый-апалар, классташлар рухына дога кылдылар. -Быелгы...
-
Чирмешәндә гает намазы иртәнге 6да башлана
Әссәламегаләйкүм хөрмәтле чирмешәнлеләр! Сезне чын күңелдән киләсе бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы барчагызга да Үзенең зур рәхмәтен һәм бәрәкәтләрен насыйп кылсын. Тоткан рузаларыбызның нурларын Раббыбыз еллар дәверенә насыйп кылсын! Гает - гарәп теленнән ел саен кабатланып килә торган шатлыклы хәл дип тәрҗемә ителә. Хаклыкта да ул шулай булып тора. Ай буена...
-
Әмирдә читән үрәләр
Әмирдә 25 июльдә булачак Сабантуйга - Авыл көненә әзерләнәләр. Күмәк өмә белән, мәйданга керү юлында өрәңге казыклар кагып, чикләвек агачыннан читән-койма ясап куйдылар. Быел сәхнәне дә өр-яңадан эшлиләр. Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешән районында банк карточкаларыннан акча югала
Девичья Поляна поселогында яшәүче хатын-кызның банк картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар. 01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 6нан 13 июльгә кадәр вакыт аралыгында 34 гариза һәм хәбәр кергән. Шешминкада берәүнең тракторыннан ике аккумулятор батареясы...