13 май 2021 яңалыклары
-
Түбән Камада яшәүче якташыбыз туган якны сагынып яши
Мин 60 елдан күбрәк Кызыл Яр поселогында яшәдем. Туган җирем кебек якын ул миңа.
-
Чирмешәндә үткән 4 айда юлларда кагыйдәләрне бозган 945 йөртүчене тоткарлаганнар
Мәктәпләр янында автобус тукталышында юл билгеләре җитешми, җәяүлеләр кичүе ясау да мөһим. Район үзәгендәге “Ассорти” кибете каршында тортуар ясауны да озакка сузмаска кирәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышыннан соң бездә бу проблемалар да күтәрелде.
-
Лимонлы су ябыктыра
Һәркайсыбыз җәйгә бераз авырлык ташлап, буй-сынын рәткә китерергә хыяллана. Баксаң, ябыгу өчен иртәнге, төшке һәм кичке аш алдыннан 1–2 стакан чиста су эчеп кую да җитә икән. Бу юл белән 3 айда 4 килога ябыгып була, ди белгечләр. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми, порцияләрне киметә башлыйсың.
-
Кара Чишмэдэ Сабантуй булмый
Кара Чишмәдә мөселман Сабан туе соңрак булачак.
-
Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына ашлык бирде
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Сөлчә” ширкәте җитәкчесе Хәмзә Хамматов колхоз кырларында һәм башка тармакларда фидакарь хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына традиция буенча 1әр центнер ашлык биргән.
-
Татарстан Республикасы Президенты Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.