12 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
Йөк машинасы йөртүчесенең кул бармагы сынган. Чирмешән районында трассада комбайн белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә, 10 ноябрьдә 8.26 сәгатьтә Саминовка авылыннан ерак түгел Нурлат - Кузайкино трассасында...
-
МИХАИЛ ЗАДОРНОВ ТАТАРЛАР ҺӘМ ТАТАРСТАН ТУРЫНДА: БИРЕДӘ ПӨХТӘ ҺӘМ ЭШЧӘН ХАЛЫК ЯШИ
Бүген танылган сатирик, драматург, актер Михаил Задорнов вафат булды. Үткен телле сатирик тормыштагы күп кимчелекле якларны тәнкыйть итте. Әмма аның Казан һәм Татарстан турында әйткәннәре һәр татарның күңеленә хуш килерлек. "Хәзер шуны беләм - минем өчен дөньядагы иң матур шәһәр - Казан", - дип язган иде ул. "Интертат" Задорновның Казан...
-
Кызыл Яр поселогында яшәүче Сафиннар гаиләсенә Казаннан ноутбук китерделәр
Күп балалы, уртача тормыш белән яшәүче гаилә өчен бу замана җиһазы менә дигән зур бүләк булды. Динара һәм Рашат Сафиннар йортыннан иртән Югары Кәминкә мәктәбенә баручы автобуска дүрт бала: Айгөл, Рифат, Алсу, Динар чыгып утыра, әниләре дә Югары Кәминкәгә, балалар бакчасына йөреп эшли. Ә 6 яшьлек Розалина Мөслимә әбисе янында...