11 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районында җәй көне балалар мәктәптә ял итә
Июнь ае башыннан районыбыз мәктәпләрендә лагерьлар эшли башлады. Бирегә көндезләрен килеп, 577 укучы ял итә. Лагерьларда балалар өчен спорт уеннары, ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Программада район үзәгендәге бассейнда су керү, туган як тарихы музее экспонатлары белән танышу кебек чаралар да бар. Лагерьларга балалар туплаганда, ятим, авыр хәлдәге, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче...
-
Шешминкалылар газеталардан киңәш ала
Алар "1000 советов", "Люблю готовить", "Наша кухня", "Цветы в доме" газета-журналларына күп язылган. Район газетасы "Наш Черемшан" да бу елның икенче яртысында мондагы һәр өйгә - 130 йортка киләчәк икән. Шешминка, Андреевка, берәр йортлы Нагай һәм Павловка авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Шешминка почта элемтәсе бүлеге бу елның икенче яртыеллыгына матбугат...
-
Чирмешәндә исерек яшүсмер автомашина руле артына утырган
15 майдан 15 июньгә кадәр республикада, шул уңайдан районда да "Игътибар - балалар!" диа аталган профилактик чара үтте. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар оештырылды. Ләкин балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, еш кына бу өлкәдә өлкәннәрне дә уздыралар. Күптән түгел генә...
-
Бергәләп алынсак, Чирмешәннең Амур ягында да мәчет төзелер
Район газетасында Гомәр Шараповның "Мәчет төзергә көчле иганәчеләр кирәк" исемле язмасын һәм моңа кадәр язылган хәбәрләрне дә кызыксынып укыдым. Мин бу фикерне хуплыйм - Чирмешәннең Амур ягында да мәчет төзергә вакыт җитте. Без, ул якта яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар, ерак булса да, мәчеткә йөрибез. Тик яшь барган саен бу кадәр...
-
12 июнь – Россия көне
Илебез халкы бу бәйрәмгә дә күнекте, аны күтәренке күңел белән билгеләп үтәләр. Бер үк вакытта үткәнебезне, башкарылган эшләрне бәялибез, киләчәккә план корабыз. Шөкер, бүген Россиядә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе башка бик күп илләр белән чагыштырганда да начар түгел. Күпчелек яраткан хезмәтендә көч куя, вакытында хак ала. Уңайлыклар, күреп торабыз, арта бара. Кибетләрдә...
-
Изгелекләр эшләргә ашыгыгыз
18 июньдә мөбарәк рамазан аена аяк басабыз. Барлык айларның изге солтаны булган Рамазан гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Исламда ураза тоту - көн яктысында, ягъни кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлык кылудан тыелып торудан гыйбарәт. Мөселманнарга ураза тоту Коръәни Кәримдә кушылган. Әхлакый...
-
Әниләр һәйкәлгә лаек
Район үзәгендә әниләргә һәйкәл булдыру турындагы тәкъдимне күптән ишеткән идем, район газетасы битләрендә дә бу хакта үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Минем дә үземнең уйларымны газета укучыларга җиткерәсем килә. Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда көнне-төнгә ялгап колхозда эшләгән, йортын да алып барган, балаларын да ач-ялангач итмичә тәрбияләгән һәр әнигә - хатын-кызга...
-
Чирмешәндә орлыкчылык турында сөйләштеләр
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте базасында "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзаларының урып - җыю эшләренә әзерлек кысаларында зона семинары үтте. Анда якын - тирәдәге районнардан орлыкчылык белән шөгыльләнүче 15 хуҗалыкның җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашты. Зона киңәшмәсен үткәрү урыны итеп юкка гына "Чирмешән АГРО" сайланмаган. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда орлыкчылык белән...