10 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә ноябрь башы аварияләргә бай булды
Ноябрь башындагы беренче тайгак-бозлавык юллар, бураннар чирмешәнлеләрнең машина йөртү осталыгын яхшы ук сынаган. Берничә көн эчендә районда булган әллә ничә юл-транспорт һәлакәте әнә шул хакта сөйли. Машиналарга зыян килсә дә, шөкер, аларда имгәнүчеләр юк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров хәбәр итүенчә, 3 ноябрь көнне район үзәк больницасы янында "Лада...
-
Чирмешәндә паспортлар тапшырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешәндә тагын 10 миллионлап сум акча җыярга кирәк
Районда физик затлар милкенә булган салымнарны Туймәт, Утыз Имән авыллары халкының күпчелеге түләгән. Бәркәтә, Шешминка, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр генә бу яктан никтер ашыкмый әле. Югыйсә, 1 декабрьгә хәтле исәп-хисап ясамасаң, өстәмә пеня түләргә калачак. Мәгълүм булганча, без 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымы түлибез. Бу хакта...
-
Чирмешән районында смотр башлана
Ноябрь - апрель айларында "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел ул Чирмешән авылының 285 еллыгына багышлана. Беренче турда һәр авыл җирлеге үзешчәннәре график нигезендә үз авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячаклар. Икенче турда, ул район мәдәният йортында йомгаклау концерты рәвешендә узачак, җиңүчеләрне бүләкләргә...
-
Көн фотосы (ФОТКОНКУРС)
Әти мунча яга, мин ишегалдын себерәм...
-
Чирмешән врачлары бәйгедә катнаша
Республикада "Минем яраткан балалар табибым" халык премиясе кысаларында иң яхшы педиатрны сайлаячаклар. Ул http://kazan2016.bestpediatr.ru/ сайтында тавыш биреп ачыкланачак. Әлеге бәйгедә безнең районнан Сәидакмал Әнвәров һәм Саимә Әбдрәшитова катнашачак. Сайлаулар 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Чирмешәнлеләрне үз табибларыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, тавышны өлкәннәр дә...
-
Бәркәтәдән Фәридәне эзлим
Без Фәридә белән Чирмешәндәге тулай торакта бергә яшәгән идек. Мин мәдәният йортында, ул китапханәдә эшләде. Бүлмәдәшем Бәркәтә авылыннан, ә фамилиясе Әхмәтҗанова иде. Фәридә 1989 елдамы, 1990дамы икән кияүгә чыкты, мин ул вакытта Чаллыда идем, туйга кайттым. Аннан ничектер югалыштык. Шушы дустымны табарга ярдәм итсәгез иде (редакциягә мөрәҗәгать итәргә). Әлфия Галиуллина...
-
Тендер аркасында Чирмешән юллары чистартылмый
Ноябрь ае башлану белән берничә көн яуган кар, бөтен илгә, шул исәптән, Чирмешәнгә дә мәшәкатьләр алып килде. Өсте-өстенә яткан кар, көннәр җылыту белән, боткага әйләнде. Шундый явымнар белән ничә көн үтсә дә, Чирмешән урамнарында кар чистартучы техникалар күрмәдек. Нишләп алай икән дип, Чирмешән авыл җирлегенә шалтыраттым. Алар да аптырашта, тендерны,...