7 февраль 2013 яңалыклары
-
Сабыйларга – сөтле ризыклар
Бүген районда өч яшькәчә 431 бала "Бәләкәч" программасы нигезендә сөт ризыклары белән тәэмин ителә. Алты айга кадәр сабыйларга сөт катнашмасы кайта, калганнарына сөт, эремчек, кефир бирәләр. Бу ризыкларны биш көн саен район үзәк больницасына Казаннан махсус машина китерә һәм шул ук көнне аларны авылларның фельдшер-акушерлык пунктлары аша ата-аналарга җиткерәләр. "Сөт...
-
Тикшерү зыян итми
Районда 5 наркоман исәптә тора, шуларның 2се - токсикоман. Төрле химик матдәләр иснәп, исереп йөрүчеләр - 25 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Болары - исәпкә куелганнары, мондый афәткә, начар йогынтыга бирелгәннәр районда тагын да булырга мөмкин, чөнки шәһәрләрдән спайслар, челем катнашмалары алып кайтулары сизелә, ә тестлар аларны күрсәтми. 2012нче елда 285...
-
Хәсәнә Мөхәммәтҗанова:«Кешенең кадере юк»
Югары Кәминкәдә яшәүче хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага иртәгә 60 яшь тула. Сигезенче классны тәмамлагач, ул 15 яшендә фермага урнаша һәм 43 ел биредә терлекче булып эшли. Сүз - юбилярга. Әле хәзер дә иртән, үземнең сыерны саварга чыккач, фермадан сыерлар тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торам. Ишетелсә, димәк, анда да савым...
-
Урта яшьтәгеләр эшкә мохтаҗ
Район мәшгульлек үзәгендә бүген 159 кеше эшсез буларак исәптә тора (былтыр бу чорда - 150). Эшсезләрнең 15се - югары, 35се - урта һөнәри, 58се башлангыч һөнәри белемле. 45 эшсез - урта, 6сы төп мәктәпне тәмамлаган. Аларның күбесе - авыллардан. Үткән елның бу чорында эшсезләргә бары 4 кенә вакансия тәкъдим ителсә,...