6 февраль 2016 яңалыклары
-
Оренбург өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан: борттагылар һәлак булган
Ан-2 самолетының һәлакәткә юлыгуы аркасында өч кеше үлгән. Ул Стәрлетамактан Орскка очучы самолет булган. Беренчел фаразлар буенча, очкыч начар һава торышы - көчле томан аркасында мәтәлеп төшкән. Очкычның техник төзексезлеге дә кире кагылмый.Стәрлетамактан очып киткән самолет Орск аэропортына билгеләнгән вакытка төшеп утырмаган, экипаж вәкилләре элемтәгә чыкмаган, диелә. Эзләү барышында Орск...
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Әмир авылы китапханәсендә "Үлмәс җыр" исемле шигърият кичәсе үткәрергә җыеналар. Бәркәтә авылы китапханәсендә исә "Ул татарның бәхет кошы сыман, ул татарның әче күз яше" исемле әдәби-музыкаль презентация күрергә мөмкин булачак. Кара Чишмә авыл китапханәсенә дә кунаклар күп киләчәк. Биредә "Без - Җәлил оныклары" исемле әдәби-музыкаль...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәр атна сишәмбесендә гражданнарны кабул итә. Февральнең беренче атнасында район башлыгына 8 кеше килгән. Алар арасында торак, сәүдә ноктасы төзү өчен җир участогы бүлеп бирүдә ярдәм, югары уку йортына укырга керү өчен максатчан юллама сораучылар бар. Былтыр район җитәкчесе 368 кешене кабул иткән. Югары Чегодай авыл...