5 июнь 2015 яңалыклары
-
Яңа Элмәле сабан туе ФОТОРЕПОРТАЖ
Автор фотолары.
-
Яңа Элмәледә узган Сабантуйдан бүләксез китмәделәр
Никитиннар "Сөлчә" җәмгыяте һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге Советы оештырган Сабантуйдан әллә ничә затлы, кыйммәтле бүләк алып киттеләр. Бер төсле телевизорлары булган, инде Владимир Ильичка тагын берне, яңаны бирделәр. Сыерлары, бозаулары, дуңгызлары янында симез тәкә дә печән чемченә. Телевизор белән тәкәне аңа кыр батыры буларак бүләк иттеләр. Хатыны - сыер...
-
Чирмешәндә балалар ялкау түгел
Җәйге каникулларның беренче көненнән үк район үзәгендә унике укучы эшкә урнаштырылган. Алар, нигездә, урманчылык питомнигында үсентеләр караша. Балалар район үзәген матурайту, чәчәкләр утырту, аларга су сибү эшләренә дә җәлеп ителә. Элегрәк, без үскәндә, авыл балаларының күпчелеге сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк-ярагын, сумкасын, кием-салымын алырга дигән акчаны җәен үзе эшләп табарга тырышты....
-
Чирмешән районында юллар ремонтлана
Чирмешәннең Титов урамында нык ватылган, чокыр-чакырлар күбәйгән юл капиталь ремонтланачак. Бу эш вакытында, үзәккә илтүче юл ябылып торырга да мөмкин. Әлегә монда су юлларын ясыйлар. Район мәдәният йорты каршында машиналар туктылышы урыны булдыру да планлаштырыла. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районында нефтьчеләр өйрәнүләр үткәрде
Иске Котыш авылы ягында, Нурлат районы чигендәге бер объектта 2 мең кублы зур резервуардан шактый гына нефть агып чыккан. Аны туктату һәм тирә-якка җәелдермәс өчен күп хезмәтләрне аякка бастырырга туры килә. Бәла чыккан урынга Лениногорский шәһәреннән, Алексеевск районнарыннан ук коткаручылар килеп җиткән. Иң аянычы, резервуар янәшәсендә бер эшче газдан "агуланган"....
-
Чирмешән районында нефтьчеләр өйрәнүләр үткәрде ФОТОРЕПОРТАЖ
Автор фотолары.
-
Чирмешән яңалыклары
Балалар сәнгать мәктәбендә дә чыгарылыш кичәсе узган. Төрле бүлекчәләрдә шөгыльләнгән, укыган 57 укучыга тантаналы шартларда таныклыклар тапшырганнар. Район мәдәният йортында ремонт дәвам итә. Төзүчеләр бинаның түбәсен алмаштыралар. Бинаның стеналарын керамогранит плитәләр белән тышлаячаклар. 10 июньнән "Кояшлы" район ял лагерында беренче смена эшли башлаячак. Монда беренче сменада гына да районыбызның төрле...