5 март 2014 яңалыклары
-
Аш пешерүче киемен - полиция формасына алмаштырган
Район үзәгенең төньяк өлешендә ел башыннан яңа участок инспекторы - Чулпан Мөбәракшина эшли башлады. Хатын-кыз полиция хезмәткәре контрольлек итүче территориядә өч меңгә якын кеше яши. Бала чагында, мәктәптә укытучы әтисе - "военрук" хәрби киемнән йөргәнлектән, Чулпан формага кызыкса да, милиция (полиция) хезмәткәре булу уе аның башына да кермәгән. Ул һөнәре...
-
Чирмешән театры – Гран-при иясе
Чирмешән татар халык театры Гали авылында (Самара өлкәсе) узган "Халкым минем" төбәкара фестивалендә Гран-прига лаек булган. -Без анда драматург Флорид Бүләковның "Мәхәббәт карагы" әсәреннән өзек күрсәттек. Рольләрне Иске Кадидан Госман абый Мортазин, Туймәттән Ралия Бәдретдинова, район мәдәният йортыннан хореограф Рәхилә Шакирова һәм мин башкардык,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. -Фестивальдә...
-
Чирмешән кызлары хоккей уйный
Чирмешәннең Боз сараенда кызлар арасында узган "Алтын алка" клубы республика турнирының финал уеннарында беренче урынны Актаныш кызлары яулаган. Безнекеләр дүртенче. Бәйгегә биш команда: Лениногорск, Актаныш, Әлмәт, Казан кызлары килгән. Казан һәм Әлмәт хоккейчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлешкәннәр. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылган. Турнирда төрле номинацияләр буенча иң көчле...