4 декабрь 2014 яңалыклары
-
Чирмешән кызы Рузилә Булатова - “Татар моңы“ лауреаты
Якташыбыз Рузилә Булатова "Татар моңы" яшь башкаручыларның халыкара телевизион фестиваленең финалына чыгып, гала-концертта да катнашкан, ул - бәйгенең лауреаты. Чирмешән лицеенда белем алган Рузилә Фәнил кызы бүген Казанда, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыкаль колледжда укый. Ул яшьтән үк җырларга ярата, күп тапкырлар "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең җиңүчесе булды. Якташыбыз "Чирмешән энҗеләре" төркеме...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Хәзер район үзәгендә яшәүче хатын-кызлардан иң өлкән кеше - Мөзәянә Сабировага 96 яшь. Ул Лашманда туган, Югары Кәминкәдә дә торган. Бүген Чирмешәндә, оныгы Ренат Гарифуллиннарда яши. Район мәктәпләре директорлары һәм директор урынбасарлары Әлмәттә "Мәгариф оешмасы белән дәүләт - җәмәгать идарә итү" темасы буенча биш көнлек квалификация күтәрү курсларында укып кайттылар....
-
Исерек әни - начар үрнәк
Спиртлы эчемлек кулланган өчен комиссиягә чакырылган яшүсмернең әнисе утырышка исерек килеш килгән. Чирмешән районы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә тугыз яшүсмер профилактик исәптә тора, аларның алтысы спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен исәпкә куелган. Балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләр кулланучыларның артуы борчу уята. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү...