4 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү өчен РФ Президенты грантларына гаризалар кабул ителә башлады
Гаризалар 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 31 гыйнварына кадәр РФ Президентының Грантлар буенча сайтында электрон рәвештә кабул ителә.
-
Паспортның соңгы битен алыштырырга тәкъдим иттеләр
РФ Хөкүмәте карарына тәкъдим ителгән төзәтмәләр паспорт гамәлгә яраксыз дип табылган очракларны билгели.
-
Винарис Илъегет ни өчен ялгыз булуын әйтте: “Чөнки мин…”
“Гадәттә ир баланы әни, кыз баланы әти кеше якын итә, диләр. Ә безнең гаиләдә бар да киресенчә булды. Әни яратмады димим, әни дә яратты мине. Ләкин әти әнидән дә катырак ярата иде кебек. Әти өчен мин барысы да идем. Ул мине бик иркәләде, һәрчак яклап килде. Без аның белән гел бергә булдык. Шуңа күрә дә мин иркә бала булып үстем. Көннәрдән бер көнне әти китте. Ул үлгәч мин үземне ятим калган кебек хис иттем. Әйтерсең җанымның бер өлешен тартып алдылар. Шуннан соң әнигә тагын да ныграк якынайдым. Хәзер минем өчен әнидән дә кадерлерәк кеше юк бу җир йөзендә”, дип сөйли Винарис әнисе турында.