3 октябрь 2012 яңалыклары
-
Киндерашны юк итәргә кирәк
Район прокуратурасы Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Күтәмә авылы территориясендә - элеккеге чиркәү янында һәм елга ярының сазлыклы урыннарында наркотиклы үсемлек - киндераш үсүе мәгълүм була. Законнар нигезендә, наркотиклы матдәләр үсүче җир участокларыннан файдаланучы яки әлеге милекнең хуҗалары...
-
Бер айдан соң – яңа җәза
Яңа Элмәледә яшәүче Андрей Сергеев чит милекне урлашуы һәм үтерү белән янаганы өчен 6 августта район суды тарафыннан хөкем ителеп, шартлы рәвештә 2 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ә нәкъ бер айдан соң - 6 сентябрьдә ул кабат суд эскәмиясенә эләгә. Бу юлы А. Сергеевны РФ Җинаятьләр...
-
Бразилиядән – көмеш медаль
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Европа чемпионы Фәнис Нуретдинов ветеран - спортчылар арасында көч алышып, үзенең 52 медале янына Бразилиядән тагын берне - көмеш медаль алып кайтты. Ул әле май аенда Польшада үткәрелгән Европа чемпионатында алтын һәм көмеш, 2 бронза медальгә лаек булган иде. 9 - 17 сентябрьдә Бразилиянең Сан-Пауло шәһәрендә...
-
Һәлакәт урыныннан качып киткән
24 сентябрь көнне җәяүле ир-атны машина бәр-дергән. Бу һәлакәт Чирмешән авылында, Төньяк урамының 12нче йорты янында 22 сәгатьтә була. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятендә каравылчы булып эшләүче 1955 елгы Владимир Долгополовны машина бәрдергәч, аның бот сөяге сына. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Имгәнүче дә машинаның төгәл төсмерләрен әйтә алмый....
-
Ярминкәләр
7 октябрьдә - ярминкә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә комплексы мәйданында якшәмбе көнне ярминкә була. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
-
Өлгермибез
Район хуҗалыкларында 1400ләп гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган (тиешленең яртысы). Уңышның 14 мең 846 тоннасы шикәр заводларына озатылган, шул исәптән, "Чирмешән-АГРО"дан - 9058, "Кади"дан - 2484, "Югары Кармалка"дан - 1658, "Туймәт"тән - 1644 тонна. "Чирмешән-АГРО" үз техникасы белән 600 гектардан (барлык мәйдан-800) чөгендерне казып та алды, ә "Кади" комбайннарны...
-
Никахны мәчеттә укыдылар
Сентябрь аеның соңгы җомгасында Чирмешән мәчетендә Ямало-Ненец округы егете Марсель Юнысовка һәм Чирмешән кызы Алсу Салиховага никах укылды. Мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов яшьләргә никахларын раслаган документ - Никах таныклыгы да тапшырды. Мондый йола Чирмешән мәчетендә беренче тапкыр оештырылды һәм бик матур үтте. - Элек-электән никахны мәчетләрдә укыганнар. Совет чорында...