Чирмешән районында 500 меңлек байлык утта янган
Август аенда Иске Кади авылында янгын чыгып, йорт хуҗасының блоктан төзелгән терлек абзары яна. Маллар зыян күрмәгән. Белгечләр бәла электр үткәргечләрдән чыккан, диләр.
Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, быелның 8 аенда бездә булган 11 янгынның яртысы диярлек электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында чыккан. Берәүләрдә, әйтик, ут...