2 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Маратка яхшы, аның әбисе – укытучы
Чирмешәндәге икенче санлы мәктәптә дә яңа уку елы тантаналы төстә башланды. Әлеге уку йорты турында быел еш мактап сөйлиләр. Тикмәгә түгел, яңа уку елына әзерлек буенча алар районда иң яхшы, хәтта республика зона күләмендә җиңүчеләр арасында. Бу мәктәптә 141 укучы белем алачак, 14се беренче класска килде (былтыр бу саннар түбәнрәк...
-
Уракка яңгырлар комачаулый
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле-кузаклыларның 23 мең гектарыннан (тиешленең 67 проценты) уңыш суктырып алынган. Һәр гектардан уртача 16,3 центнер уңыш җыела. "Чирмешән АГРО"да урак инде ахырына якынлаша. "Сөлчә", "Алга", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә дә комбайннарга эш фронты күп калмаган. "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә шикәр чөгендере ала башладылар. Зәй шикәр заводына бу хуҗалыктан дистәләрчә...
-
Бәркәтә мәктәбендә душ та кереп була
Хәзер Бәркәтә мәктәбендә душ кабиналары, бина эчендә үк бәдрәфләр, актлар залы да бар. Бу рәхәтлекне, бу уңайлыкны булдыруга, төзүчеләр белән бергә, авыл халкы, укытучылар һәм укучылар да үз өлешен керткән. Быел унберенче класска килүчеләр дә - өмәләрдә актив катнашучылар. -Көне-төне монда тырышып эшләделәр. Укучыларым бик тырыш, инициативалы, мөстәкыйль, - ди...