2 июнь 2023 яңалыклары
-
Чирмешән районында исерек шоферлар күбәйгән
Быел, узган 5 айда, район юлларында исерек килеш транспорт белән идарә итүче 34 шофер (былтыр бу вакытта - 21) тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1107 фактын (былтыр 1213) ачыклаганнар.
-
Надежда Гомәрова Чирмешән муниципаль район башлыгы урынбасары булды
Моңа кадәр Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе постында эшләгән Надежда Габдерәшит кызы Гомәрованы муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары итеп сайладылар.
-
Чирмешән районының сигез укучысы медальгә дәгъва кыла
Быелгы чыгарылыш укучыларының сигезесе медальгә дәгъва кыла. Шуларның өчесе – лицейдан. Үткән ел 18 якташыбыз шундый дәрәҗәле бүләккә ия булган.
-
Чирмешәндә Сабан туена бүләкләр җыйдылар
Район үзәгендә дә татар халкының бу матур йоласын гадәткә кертеп җибәрергә ниятлиләр.
-
Лашманда районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны искә алганнар
Исән булса, якташыбызга 1 июньдә 75 яшь тулыр иде.
-
Чирмешәндә ике айда алты машина йөртүчегә 30ар мең сум штраф бирелгән
Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең эше еш тикшерелә.
-
Чисталык өмәләрендә актив катнашкан 84 яшьлек ветеранга бүләк тапшырганнар
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясадылар. Аның нәтиҗәләре буенча безнең район авыл статусындагы муниципаль районнар арасында өченче булды.
-
Арктикадан салкынча һаваның үтеп керүен көтәбез: Татарстанда кайчан эссе булачак?
Май урталарында төбәгебезгә үтеп кергән җәйге аномаль эсселек сүрелә төште. Антициклон көнбатышка таба юнәлеш алган. Июнь башында республикада яшенле, бозлы кыска вакытлы яңгырлар көтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә җәй башында һава торышының ничегрәк булачагы турында сөйләп үткән.