2 май 2019 яңалыклары
-
Чирмешән егетләре беренче Президент бүләкләренә ия
Лашман мәктәбе укучысы Нәзир Ибәтуллин (остазы Рафик Гатин) һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан Айрат Төхвәтуллин (остазы Илгизәр Закиров) Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш буенча Актанышта узган республика ярышларыннан җиңү белән кайттылар.
-
Роза Сәйфетдинова: "Безнең нәселдә эчке тоемлау хисе бик көчле."
Роза Сәйфетдинова дәвачылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда. Ул газетабыз укучыларына сихәтләндерә торган рецептлар турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.