1 август 2026 яңалыклары
-
2026 ел башыннан бердәм пособие түләүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 12 млрд сумнан артык акча җибәрде
Гаиләсендә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 8 минималь размерыннан ким булган гаиләләр түләү алуга хокуклы.
-
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Бергә эшләдек, бергә яшәдек: Якты Тау ветераннарының алтын юбилее
Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган Якты Тау авылы ветераннары Динә һәм Рәхимҗан Мөслиховларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел булган.