1 июль 2015 яңалыклары
-
Ульяновкада - яңа ФАП, Чирмешәндә ветпункт ачылды
Бүген районда берьюлы өч объект файдалануга тапшырылды. Ульяновкада - фельдшер-акушерлык, ә Чирмешәндә ветеринария пунктлары ачтылар. Яңа төзелгән паталогоанатомия бүлеге дә бик кирәк иде. Ульяновкада, соңгы өч елда районда төзелгән ФАПларның монысы, инде бишенчесе дә Азнакайда эшләнеп, биредә шактый тиз җыелган модуль бина. Җыйнак, әмма иркен, якты, җылы. Төзелешкә һәм җиһазлар...
-
Ульяновкада ФАП, Чирмешәндә ветпункт һәм патологоанатомия бүлеге ачылды
Кадыйр Гомәров һәм Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешән районында уракка әзерлек бара
"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә урып - җыюга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр. -Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар,...
-
Авария урыныннан күбрәк фото ясарга кирәк
1 июльдән зыян күрүче булмаган юл- траспорт һәлакәтен документлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Мондый хәл булганда полициягә шалтыратып, хәлне аңлатырга кирәк. Ә инде полиция хезмәткәре үз чиратында сезгә ЮХИДИ инспекторын көтәргәме яисә үзара аңлашыргамы, шул хакта рекомендация - киңәш бирә. Аварияне транспорт хуҗалары үзләре дә ОСАГО системасы извещениесе ярдәмендә документлаштырырга мөмкин....
-
Бүген яшенле яңгыр булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Һава температурасы 21-26 градус...
-
Чирмешәндә күпквартиралы йорт төзелә
Чирмешәндә, Титов урамында, элеккеге МСО бинасы каршындагы урында, 16 квартиралы тагын бер йорт булачак. Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аны "Арендага торак" республика программасы нигезендә төзиячәкләр. Бүген биредә җир эшләре бара. Әлеге программа нигезендә шундый ук күпквартиралы йортларны киләчәктә район үзәгендәге Бакча, Татарстан, Юлчылар урамнарында да төзергә планлаштыралар. Автор фотосы.